Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме

РМЙда һәм БСМдә үткән Яңа ел бәйрәмендә районда яшәүче 260 бала катнашты

Яңа Чишмәдәге РМЙда үткәрелгән чарада «Кайгырту» ХСХКҮ карамагындагы гаиләләрдән 174 бала кунак булды. 

Балаларга Яңа ел әкиятен Яңа Чишмә урта мәктәбе коллективы тәкъдим итте. Мәктәп укучылары үз рольләрен оста итеп - артистларча башкардылар, балаларга мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм кунаклары кызыклы әкиятнең катнашучылары булдылар, геройлар алар белән аралаштылар, киңәшләштеләр, «урман» буйлап Кыш бабай белән Кар кызын эзләделәр. 

Тамаша геройлары - Кар бабай һәм 2025 ел символы - «Елан» тылсымланган һәм курчакларга әверелгән әкият геройлары өчен борчылдылар, чөнки алардан башка Яңа ел бәйрәме булмаска дә мөмкин иде. Әкияттә алар кызыклы һәм бер дә куркыныч булмаган Урман пәрие һәм Убырлы карчык белән көрәштеләр.

Театраль күренеш Кыш бабай белән Кар кызының тантаналы рәвештә пәйда булулары һәм әкияттәге барлык персонажларның дуслашуы белән тәмамланды. Тамаша геройлары балалар белән уйнауларын дәвам иттеләр, мәзәкләр һәм табышмаклар әйттеләр.

Балалар өйләренә яхшы кәеф белән кайтып киттеләр, барысына да «РИТЭК» компаниясеннән тәм-томнар тутырылган пакетлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев