Мәктәпләр һәм клублар үз продукцияләрен тәкъдим итте
20 сентябрьдә Мәдәният һәм ял паркында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләреннән хәйрия ярминкәләре башланды.
Бу көзге ярминкә сезонының яңалыгы һәм беренчеләрдән булып үз продукцияләрен Яңа Чишмә гимназиясе, район үзәгенең «Ландыш» балалар бакчасы, Петропавел, Андреевка, Екатерина һәм Волчья Бистәләре клублары тәкъдим итте. Хәзер мондый ярминкәләр һәр җомгада 15:00 сәгатьтән кичке 5кә кадәр узачак. Мәктәп бакчаларында үстерелгән продукцияне, кайбер авыл хуҗалыгы продукцияләрен, түгәрәкләрдә һәм хезмәт дәресләрендә булдырылган эшләнмәләрне башка мәктәпләр һәм клублар да сатачак. Сатудан кергән табыш СВОдагы якташларыбызга ярдәмгә китәчәк.
Мәктәп, балалар бакчасы һәм клуб хезмәткәрләре сәүдә урыннарын көз фасылына туры китереп бизәгәннәр: миләш тәлгәшләре, сары яфраклар, көзге чәчәк бәйләмнәре, «Көз бүләкләре» темасына рәсемнәр һ.б. Гимназия хәтта кәбестә һәм алма белән пәрәмәчләр, ә балалар бакчасы хезмәткәрләре корн-доглар (камырга төргән сосиска) да пешергәннәр. Яңа пешкән ризыкларның исе искиткеч иде, шундук нәрсә дә булса сатып аласы килә башлый. Бу ярминкәгә күршедә генә - «Астория»дә узган туйдан - кияү белән кәләш тә кереп чыктылар, алар биредә беренче сатып алучылар булды (күп балалы әни Екатерина Никифорованың олы кызының туе икән, аның турында «ЯЧХ» күптән түгел генә язган иде). Бәхетле яшь пар корн-дог сатып алып, фотозонада фотога төште.
Ярминкәдә сатып алыр өчен нинди генә яшелчәләр юк иде: кәбестә, помидор, кишер, чөгендер, ташкабак, патиссон, бәрәңге, сарымсак, суган, татлы борыч һ.б. Биредә шулай ук гөмбә һәм салатлар, сөт һәм йомырка да бар иде. Гимназия винегрет өчен әзер җыелма тәкъдим итте (пешкән чөгендер, бәрәңге һәм кишер салынган пакет).
Анда төрле рәсем техникасында эшләнгән картиналар, балчыктан ясалган чүлмәкләр, агач савытлар һәм кашыклар, сәйләннән төрле эшләнмәләр, сувенир продукциясе дә бар иде. Болар мәктәп һәм клублар каршындагы түгәрәкләргә йөрүче балалар кулы белән башкарылган. Теләүчеләр шулай ук мунчада иң кирәк булган чыршы һәм каен себеркеләре дә сатып ала алдылар.
Сатучылар-балалар бакчасы хезмәткәрләре товарларны мактап, сатып алучыларны якынрак чакырдылар. Гимназиянең менеджерлары чуаш, татар һәм рус милли костюмнары кигән малайлар һәм кызлар иде.
Бәяләр бик кулай иде, ташламалы дип әйтергә була. Сатып алучылар да табылды. Шулай булгач, һәр җомга көнне район үзәгенең мәдәният һәм ял паркына килегез - үкенмәссез. Сәүдә вакытын исегезгә төшерәбез – 15:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев