Марат Әхмәтов: «Яңачишмәлеләрнең алга таба үсеш өчен мөмкинлекләре бар»
Район яңалыклары

Марат Әхмәтов: «Яңачишмәлеләрнең алга таба үсеш өчен мөмкинлекләре бар»

Район Советының хисап утырышында 2021 ел нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елга өстенлекле бурычлар куелды.

16 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 18 нче утырышы булып узды, анда 2021 елга йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Доклад белән Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. 
Совет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновлар катнашты. 
Утырыш башланыр алдыннан Марат Әхмәтов һәм Вячеслав Козлов «Алтын ачкыч» балалар бакчасында булдылар һәм Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чараны карадылар. 
Районның узган елдагы социаль-икътисади үсеше турында бик эчтәлекле һәм кызыклы документаль фильмны караганнан соң, Вячеслав Козлов хисап тотты. 
- Ел дәвамында районның җирле үзидарә органнары үз эшләрен чикләү чаралары режимында башкардылар һәм барлык игътибарны коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны саклау буенча чаралар күрүгә юнәлдерделәр, - дип билгеләп үтте ул. 
2021 елда тулай территориаль продукт (ТТП) күләме 17 млрд. сумнан артып китте (үсеш -2020 ел дәрәҗәсенә карата 11%). Республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район 9 нчы урында тора. 
Район икътисады нигезендә нефть тармагы тора, аның өлешенә ТТПның 74,2%ы туры килә. Бер ел эчендә 6 нефть компаниясе район территориясендә 1,2 млн. тоннадан артык нефть чыгарган. 
Район икътисадының тагын бер мөһим тармагы - авыл хуҗалыгы, ТТПда аның өлеше 16,7 %ны тәшкил итә (2 млрд. 818 млн. сум). Кызганычка каршы, корылык аркасында без бөртекле культураларның уңышын арттыру бурычын тулысынча үти алмадык, шулай ук терлекләрнең баш саны һәм терлекчелек продукциясенең планлаштырылган артуы да тәэмин ителмәде. 
Бер ел эчендә авыл халкының хезмәт хакы 11,5 %ка артты, әмма без республика буенча уртача күрсәткечләрдән калышабыз. 
Районда кече һәм урта бизнес 273 субъект тарафыннан тәкъдим ителгән, ТТПда аларның өлеше нибары 8,4 %ы тәшкил итә, бу бик аз. 
Үзмәшгульләр программасы (анда 485 кеше теркәлгән) хезмәт активлыгын стимуллаштыруның яңа инструменты булып тора. Интернет аша сәүдә итү дә үсеш ала, әлегә  заказлар бирү өчен 1 пункт кына ачылган, тиздән тагын бер шундый пункт ачылачак. 
Халыкның акчалата кереме тормыш сыйфатының мөһим өлеше булып тора. Ул җан башына 25920 сум тәшкил итә (2020 ел дәрәҗәсенә карата 10%ка күбрәк). Агымдагы елга бу күрсәткеч 27,9 мең сумнан да ким булмаска тиеш, дип фаразлана. 2021 елда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 44 мең сум тәшкил иткән. 
Районда пенсионерлар саны 4053 кеше, пенсиянең уртача күләме 14398 сум (2020 елда - 13623 сум иде). 
Докладчы шулай ук ШЯХларны үстерү буенча эшне, төзелеш һәм ТКХ, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре һәм хокук саклау органнарының эшенә җентекле анализ ясады. 
Район башлыгы республика җитәкчелегенә «әфганчыларга» һәм башка «кайнар нокталар»дагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга даими махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү һәм,  шулай ук республика шәһәрләренә гемодиализга бару чыгымнарын кайтару мәсьәләсен закон дәрәҗәсендә карау үтенечләре белән мөрәҗәгать итте.  
Доклад буенча фикер алышуда РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская, Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар катнашты. 
Марат Әхмәтов үз чыгышында республикада үткән елның эш нәтиҗәләренә йомгак ясап һәм агымдагы елга бурычлар куеп, аналитик утырышлар үткәрү традициясе бар, дип билгеләп үтте.  

Ул кыскача республика буенча социаль-икътисади күрсәткечләр белән таныштырды һәм Яңа Чишмә районының барлык юнәлешләрдә гомумреспублика икътисадына саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. 
- Сез үзегезнең җитәкчегез белән горурлана аласыз, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Ул бик тә тәҗрибәле, таләпчән, гадел, аның казанышлары республикада югары бәяләнә. Вячеслав Михайловичны яхшы мәгънәдә «тынычлыкны бозучы» дип тә атыйлар, чөнки ул республика дәрәҗәсендә борчыган, гадел һәм проблемалы мәсьәләләрне күтәрә. 
«Ә яңачишмәлеләрнең төп байлыгы - ул җир һәм анда эшләүче хезмәтчәннәр. Сезнең 100 мең гектарга якын мәйданлы кара туфраклы сөрүлек җирләренең потенциалын алга таба да үстереп файдаланырга кирәк. Шулай ук, кече һәм урта бизнесны үстерүдә этәргеч була алырлык ике сәнәгать паркы эшен киңәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. 
Ул барлык яңачишмәлеләргә нык сәламәтлек һәм районның социаль-икътисади үсешендә киләчәктә уңышлар теләде. 
Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Яңа Чишмә районы ТСК рәисе Нина Иванова РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризовка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде, Яңа Чишмә гимназиясе директоры урынбасары Гөлия Гафиятова һәм ҮКС бүлеге мөдире Надежда Зыкова ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, «Архангельское «КФХ» ҖЧҖ җитәкчесе Татьяна Белоглазовага һәм Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты ВУСның әйдәп баручы белгече Алексей Мельниковка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтләре белдерелде, авыл хуҗалыгы ветераны Идрис Садретдинов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Шулай ук иң яхшы яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында җиңү яулаган өчен Яңа Чишмә районына һәм Екатерина АҖгә дипломнар тапшырылды. 
 «Скоков Н.А.» КФХ терлекчесе Алексей Ерохин, Рус Чабаксарында ФАП мөдире Регина Кәримуллина һәм РМБ методисты Камил Салиховлар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 18 нче утырышы үз эшен төгәлләде.


Нет комментариев