Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Милли мирасыбыз – яшь буынга: “Хатирә” фольклор төркеме Зирекле лицеенда чыгыш ясады

“Пушкин картасы” проекты кысаларында узган интерактив программада укучылар татар халкының йолалары, уеннары һәм җырлары белән якыннан танышты.

Милли мәдәниятне саклау, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу – бүгенге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе. Бу юнәлештәге эшнең мөһимлеген аңлаган Чертуш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хатирә” фольклор төркеме, “Пушкин картасы” проекты кысаларында, Зирекле лицеенда укучылар өчен матур чара оештырды.

Коллектив “Фольклор калейдоскоп” исемле интерактив программа белән чыгыш ясады. Укучыларга татар халкының бай мирасы – милли җырлар, биюләр, борынгы йолалар һәм халык уеннары тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар фольклор төркеме әгъзаларына актив кушылып, үзләре дә җырларга, уеннарда катнашырга ашкынып торды. Күңелле үткән бәйрәм вакытын укучылар үткәнен дә сизми калды.

Бәйрәмнең милли рухын тагын да күтәреп, күп кенә укучылар да милли киемнәрдән киенеп килгән иде. Әлеге матур күренеш бәйрәмгә аерым бер мохит өрде. Моннан тыш, Мидхәт Газыймов исемендәге Зирекле авыл музее да чарага багышлап милли күргәзмә әзерләгән иде. Күргәзмәдә халык көнкүреше әйберләре, кул эшләре һәм башка экспонатлар урын алды.

Әлеге мәдәни чараны югары дәрәҗәдә оештыруда ярдәм иткән Зирекле лицееның тәрбия эшләре буенча завучы Фәния Зариповага аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук безнең коллективны Рәхмәт хаты белән бүләкләүче, мәктәп директоры, Яңа Чишмә районы татар оешмасы җитәкчесе Айрат Хамәтвәлиевкә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

“Хатирә” фольклор төркеме коллективы әлеге очрашуның төп максаты – халкыбызның бай мирасын югалтмау, аны яшь буынга лаеклы итеп тапшыру икәнен билгеләп үтте. Чара милли традицияләребезгә кагылышлы кызыклы һәм файдалы белемнәр бирү белән бергә, укучыларда туган халкыңның мәдәниятенә карата горурлык хисләре тәрбияләүгә дә зур этәргеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев