“Мобильник” операциясе
ЭЭМ нең Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Идарәсе 2019 елның 1 апреленнән 30 ына чаклы чорда Татарстан Республикасы территориясендә “Мобильник” оператив – профилактик чара үткәрелүе турында хәбәр итә.
Әлеге чараның төп бурычлары – РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга чик кую һәм профилактика, беренче чиратта, транспорт чарасы хәрәкәт иткәндә кулларны эшкә җикми генә сөйләшү алып бару мөмкинлеге бирүче техник җайланмалар белән җиһазланмаган телефоннан файдалану, чөнки сөйләшеп бару, СМС –хәбәр язу, программа һәм уеннардан файдалану шоферның игътибарын читкә юнәлдерергә һәм бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин.
ЭЭМ нең Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Идарәсе РФ ЮХК нең 2.7 пунктына туры китереп хәрәкәт вакытында (транспорт чарасында барганда) кулларны эшкә җикми генә сөйләшү алып бару мөмкинлеге бирүче техник җайланмалар белән җиһазланмаган телефоннан файдаланырга ярамавын искә төшерә. Әлеге таләпләрне бозган очракта РФ ның административ хокук бозулар турындагы Кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә шоферга 1500 сум күләмендә административ штраф салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев