Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мошенниклар яңачишмәлеләрнең 450 мең сумга якын акчасын урлаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 47 хәбәр теркәлгән, 6 җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2023 елның 24 мартыннан 28енә кадәрге вакыт аралыгында билгесез шәхесләр гр. К.-ны биржа счетын ябу сылтавы белән кредит рәсмиләштерергә күндергәннәр һәм гр. К. мошенникларга 145 мең сум акча күчергән.

2023 елның 23-24 мартында билгесез шәхесләр К-700 тракторы өчен тәгәрмәчләр сату турында ялган игълан куеп, гр. П.-ның 300 мең сум акчасына ия булганнар.

Урлау

2023 елның 25 февраленнән 18 мартына кадәрге чорда гр. Ф. Новопоселенная Лебедка авылында яшәүче гр. А.-ның сандыгыннан 80 мең сум акчасын урлаган.

2023 елның 10 мартында Акбүре авылында яшәүче гр. М. законсыз рәвештә гр. Ш.-ның өенә кереп, аның 5 мең сум акчасын урлаган.

Руль артында исерек

57 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән бер шофер а/м белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Бу - Башкортостан Республикасында яшәүче берәү. Аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев