Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Мошенниклар яңачишмәлене 300 мең сумга алдаган

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2023 елның 28 февралендә билгесез шәхес гр. М.-ның картасыннан акча урларга тырышкан, әмма җинаятьчел гамәлләрен ахырына кадәр җиткерә алмаган.

Шул ук көнне тагын бер билгесез шәхес, гр. Ш. исеменә 315 мең сумнан артык ике кредит рәсмиләштергән һәм алга таба гр. Ш.-ның  картасыннан барлык акчаларын алган.

Без районда яшәүчеләрне банк карталары реквизитларын чит, таныш булмаган кешеләргә җиткерергә ярамаганлыгы турында инде берничә кат кисәткән идек.

Исегезгә төшерәбез, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез, беркайчан да банк карталары мәгълүматларын хәбәр итмәгез. Мошенниклар «йоклап ятмый», уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев