Николай Илдулов интернат-йортка бүләкләр алып килгән
Район яңалыклары

Николай Илдулов интернат-йортка бүләкләр алып килгән

Инде традициягә әйләнгән Инвалидлар декадасы старт алды.

Игелекле эшләргә беренчеләрдән булып Чуаш Чабаксарыннан чуаш егете Николай Илдулов кушылды. Ул картлар һәм инвалидлар өчен Яңа Чишмә интернат-йортына компьютер, принтер, иттарткыч һәм үлчәүләр бүләк итте.

ДИПИ коллективы Николайга кайгыртуы, игътибары һәм реаль ярдәме өчен рәхмәт белдерә. Аның гамәле башкаларны да шундый ук яхшы гамәлләргә рухландырсын иде.


Нет комментариев