Реклама
Район яңалыклары
Һөнәри осталык бәйгесе
Үткән җомга көнне Сабантуйлар үтә торган мәйданда "Челтәр компаниясе" ААҖ Чистай электр челтәрләренең иң әйбәт электромонтерлар бригадасы" исеменә ел саен уза торган ярышлар үтте, анда 6 районнан килгән командалар катнашты. Евгений ВОЛОДИН Ярышлар көн буена сузылды, мәйданда ярышлар әләме күтәрелгән иде, музыка уйнап торды. Ярышлар 8 этапта үткәрелде, кайберләре әле...
Үткән җомга көнне Сабантуйлар үтә торган мәйданда "Челтәр компаниясе" ААҖ Чистай электр челтәрләренең иң әйбәт электромонтерлар бригадасы" исеменә ел саен уза торган ярышлар үтте, анда 6 районнан килгән командалар катнашты.
Евгений ВОЛОДИН
Ярышлар көн буена сузылды, мәйданда ярышлар әләме күтәрелгән иде, музыка уйнап торды. Ярышлар 8 этапта үткәрелде, кайберләре әле алдарак, участоклар территориясендә дә узган. Яңа Чишмә командасы составында мастер Булат Зарипов, электромонтерлар Михаил Миронов,
Александр Суслов һәм шофер Юрий Денисов катнашты. Электр энергиясен исәпкә алу төркемнәре дә ярышты (безнекеләр - өченче). Бәйгеләр төрле булды: гамәлдәге кагыйдәләрне, инструкцияләрне һәм нормаларны белүне тикшерү (безнең команда - икенче), почмак ясаган арадаш баганада электр тогыннан зыян күрүчене азат итү (биредә безнекеләр - иң әйбәте, ә зыян күрүче ролендә манекен "Гоша" булды), ВЛ-10 кВ-лы үткәргечне ремонтлау, изоляциясе булмаган чыбыктан изоляциялелегә кертү линиясен алыштыру, ВД-0,4 линиясендә "фаза-ноль" элмәге каршылыгын үлчәү, параметрларын сайлап КТП-да автоматны алыштыру (бу өч этап баштарак үткәрелгән), КТП-да трансформатор ячейкасындагы янгынны сүндерү, брандсбойттан сулы савыттан салу (биредә безнекеләр - икенче), диспетчер этапларындагы гамәлләрне бәяләү (Сергей Былинкин иң әйбәте дип танылды), ток трансформаторлары аша кушылган 3 фазалы электр санагычын алыштыру һәм аның дөрес эшләвен тикшерү. Шулай ук рационализаторлык тәкъдимнәренә дә смотр үткәрелде.
Ярышларның барышын ЧЭС-ның баш инженеры Рөстәм Әхмәтов җитәкчелегендәге жюри күзәтте. Балларны санап, жюри ярышларда җиңүче дип Чистай электр челтәрләре бригадасын таныды һәм аңа күчмә кубок тапшырды. Безнең команда, ахыр килеп, 5 урынга чыкты. Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга электр челтәрләре начальнигы Александр Наумов Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды. Ярышларны оештыру югары дәрәҗәдә иде, участок начальнигы Х. Хөсәеновка рәхмәт белдерелде.
Гимназия пешекчеләре бәйгедә катнашучыларга тәмле ризыклар пешергәннәр, конкурс барганда медиклар һәм янгын сүндерүчеләр дә кизү торды. Катлаулы конкурслар һичшиксез электрикларның осталыгын арттыра һәм алынган күнекмәләр эштә дә ярап куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев