Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ольга Иванова: «Бу җиңү – минем героемныкы!»

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы журналисты «Геройлар янәшәдә» конкурсында җиңүче булды

20 июньдә Казанда «Геройлар янәшәдә» патриотик юнәлештәге ачык әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Рус телендәге «Очерк» но-минациясендә  «Шундый яклаучылар барында безгә куркыныч янамый» материалы өчен газетабыз корреспонденты Ольга Ивановага өченче дәрәҗә Диплом тапшырылды.

Конкурс ТР Рәисе ярдәме белән Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан игълан ителде һәм СВО сугышчыларының батырлыгы темасына багышланды.

Иҗади бәйгегә Татарстанның 26 районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 136 гариза килә. Республика авторларыннан тыш, үз эшләрен Мәскәү, Удмуртия, Ульяновск һәм Новосибирск өлкәләре, Красноярск крае авторлары тәкъдим итә.  Эшләр биш номинациядә рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

«Күңел кылларын тибрән-дерерлек ихлас һәм дулкынландыргыч» - «Геройлар янәшәдә» конкурсында җиңүчеләрнең эшләренә әнә шулай бәя бирде жюри. - Язучылар, журналистлар, укытучылар һәм башка бик күпләр конкурска гариза бирде. Алар СВОда катнашучылар турында повестьлар, хикәяләр һәм шигырьләр язганда, алгы сызыктагы катлаулы хәлләрнең һәр юлын үз күңелләре аша үткәргәннәр».

«Повесть» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева:

 - Бүген без еш кына элек ничек яшәвебез, хәзер ничек яшәвебез һәм бүген безнең егетләрнең илебезне ничек саклавы турында уйланабыз <...> Җиңү, батырлык һәм ватанпәрвәрлек тарихы балаларыбызга якын булсын, алар бүген ил өчен җаваплы өлкәннәр дөньясында ниләр барганын аңласын өчен язучылар булу мөһим. Моны аңлау, мин тирән ышанам, әдәбият, сүз ярдәмендә килә. Һәм ул төрле телләрдә яңгырасын, безнең йөрәкләргә кадәр барып җитсен. Аның аша хис-кичерешләр килсен, чөнки сүз – ул башка кешеләр аша резонанс, ишетү, җавап бирү, катнашу, теләктәшлек итү, кайгырту мөмкинлеге.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Хикәя» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, конкурс язучылар тормышында чын вакыйга булырга тиеш иде, һәм ул чыннан да максатына иреште.

- Бик ихлас, хисләргә бай конкурс килеп чыкты. Һәм, мөгаен, безгә әле озак вакыт хәрби операциянең тормышыбызны ничек үзгәртүен аңларга туры килер, - дип уртаклашты чыгыш ясаучы.

Конкурс комиссиясе составына 22 белгеч кергән, алар арасында Россия китап берлеге вәкилләре дә булган. Комиссия рәисе итеп «Татарстан» ДТРК директоры, ТР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов сайланган. Ул «Поэма, яки шигырьләр циклы» номинациясендә бүләкләр тапшырды.

- Чынбарлык күрсәткәнчә, бик лаеклы эшләр килде һәм мин алар укучыларга җыентыкларда һәм башка формаларда барып җитәр дип өметләнәм, - дип билгеләп үтте ул.

ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова «Очерк» номинациясендә бүләкләр тапшырды.

Җиңүче шагыйрьләр сәхнәдән татар һәм рус телләрендә шигырьләрен укыдылар, очерк язучылар үзләренең әсәрләре өстендә нинди дулкынлану белән эшләүләре турында уртаклаштылар.

- Конкурс, һичшиксез, уңышлы узды, - диделәр оештыручылар. - Шулкадәр күп авторлар катнашыр дип көтмәгән дә идек. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәт.

«Очерк» номинациясендә 3нче урын алган Ольга Иванова да хис-кичерешләре белән уртаклашты:

- Бу җиңүне мин үземнең каһарманым Ришат Раузетдинов белән тулысынча уртаклашам, ул СВОда көрәшүен дәвам итә. Әгәр аның кызыклы, гадәти булмаган, тулы, көчле, батыр табигате булмаса, язма тумас иде. Мин, автор буларак, аның портретын, шәхес сыйфатларын мөмкин кадәр төгәлрәк тасвирларга гына тырыштым. Бу кеше белән аралашу бәхетенә ирешүемә, ә аннары аның белән киң укучылар даирәсен таныштыруыма шатмын. Иң мөһиме, бу герой уйлап чыгарылган түгел, ә чынбарлыкта булган. Ул безнең белән, ул безне яклый. Тулы ышаныч белән әйтә алам: Ришат кебекләр белән без куркынычсызлыкта!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев