Үткән атна ахырында Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ПАО социаль һәм мәдәни проектлары конкурсына йомгак ясау уңаеннан Казанда тантаналы чара булып үтте.
Конкурска бөтен республика буенча 600 дән артык заявка бирелгән булган, шуның 185 е җиңүче дип игълан ителгән. Безнең районнан 27 заявка бирелгән, шуның 21 е җиңүче булган.
Җиңүчеләрне бүләкләү чарасында безнең районнан район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә 24 кешедән торган делегация катнашкан. Откан проектлар арасында 7есе "Экология" номинациясе буенча, "Рухият һәм мәдәният " номинациясендә - 10 һәм "Спорт" номинациясендә - 4.
"Спорт" номинациясендә "Дөньяда анардан да яхшы рецепт юк - спорттан аерылма" дип исемләнгән Әдәмсә АҖ башкарма комитеты проекты абсолют җиңүче булган. Әлеге грант акчаларына (200 мең сумнан артык) урам спорт тренажерлары сатып алырга планлаштырыла.
21 проект буенча барлык грантларның гомуми суммасы - 3 млн. сумнан артык. Әлеге акчалар районга агымдагы елда керәчәк. Барлык проектлар да 2017-2018 елларда тормышка ашырылачак, безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм районда экологик торышны яхшыртачак, мәдәни һәм спорт тормышын җанландырачак.
Нет комментариев