Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Пай өчен түләү ахырына якынлаша

3 декабрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары җир пайлары милекчеләренә аренда өчен 37 млн сумнан артык түләгәннәр, бу барлык исәпләнгән сумманың 80%ын тәшкил итә.

22,6 млн сум (61%) акчалата түләнгән, 1153 тонна бөртекләтә - 11 млн сумлык (30%), шулай ук 1,3 млн сумлык печән бирелгән, 560 мең сумлык НДФЛ түләнгән.

23 хуҗалык аренда түләвен тулысынча үтәгән, эре агрофирмаларда да бу эш тәмамланып килә.

Бу көннәрдә пайчылар белән җыелышлар башлана, анда арендаторлар җир кишәрлекләре милекчеләре алдында хисап тоталар һәм 2025 елга килешүләр төзү һәм аренда түләүләренең күләме турында сүз алып барачаклар.

 P.S. «Агро-Основа» ҖЧҖдә пайчылар белән җыелышлар узды инде, 2025 елга аренда түләве 1 гектарга 1800 сум дип билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев