Пайлар өчен исәп-хисап дәвам итә
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары җир кишәрлекләре милекчеләреннән пайларны арендага алу өчен түләүләрне дәвам итәләр.
12 ноябрьгә исәпләнгән 51 млн сумның 17,5 млн сумы түләнгән.
Шул исәптән 933 мең сумы - печән, 8,9 млн сумы - ашлык һәм 7,5 млн сумы -акчалата. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акча белән исәп-хисап банк карталарына яки арендага бирүчеләрнең шәхси счетларына аренда өчен исәпләнгән сумманы күчерү юлы белән генә башкарылачак.
22 КФХ пай милекчеләре белән исәп-хисапны тулысынча төгәлләгән эре авыл хуҗалыгы оешмалары да аренда өчен түли башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев