Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Петропавел мәктәбе укучылары һәм педагоглары СВОдагы хәрбиләр өчен витаминлы чәй әзерләгәннәр

Төргәкләргә салынган хуш исле файдалы үлән чәе — бу безнең хәрбиләргә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүләк.

Бу бәйрәмдә безнең батыр яклаучыларыбыз, әлбәттә, аерым игътибарга лаек.

Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә районында ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Рузанна Храмова Петропавел мәктәбе укытучылары һәм балалары өчен витаминлы чәй ясау буенча мастер-класс үткәргән.

— Барыбыз да бергә без 300 пакет витаминлы чәй ясадык һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 30 бүләк әзерләдек, — дип хәбәр итә ул.

— Шулай ук балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар безнең хәрбиләребез өчен 6 пакеттан артык гуманитар ярдәм җыйганнар.

Без барыбыз да сугышчыларыбызга көч һәм сәламәтлек телибез! Догаларыбыз сезне иң авыр минутларда саклап торсыннар, ә безнең ярдәм вакытында килеп ирешсен! — дигән Рузанна Храмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев