«Питрау» керәшеннәрнең мөһим милли бәйрәмнәренең берсе.
Ленино мәдәният йортының «Сурэкэ» халык фольклор ансамбле 15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында «Питрау» республика керәшен культурасы бәйрәмендә катнашкан.

Бәйрәмгә «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле һәм республиканың 20 районыннан һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 4 төбәгеннән 50дән артык фольклор коллективы җыелган! 50 меңнән артык кунак! Керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәнияте «Питрау» республика бәйрәме барлык катнашучыларны халык мәдәниятен торгызу һәм саклап калуда берләштергән.
Нет комментариев