Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Полиция Кыш бабае инде юлда

17 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр Яңа Чишмә районында Полиция Кыш бабае дигән пиар-акция узачак

Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне, караучысыз калуны, көнкүреш җинаятьчелеген профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган социаль имин булмаган һәм аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полиция участковыйларының абруен күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына ышанычын арттыру, хокук саклаучыларга уңай караш формалаштыру максатыннан,  Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлеге 2024 елның 17 декабреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр «Полиция Кыш бабае» дигән пиар-акция уздыра.   


Чара өч этапта үтәчәк.

1 этап (әзерлек этабы) - 17 декабрьдән 25енә кадәр;

2 этап (төп этап) - 26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр;

3 этап (йомгаклау этабы) - 8 гыйнвардан 9ына кадәр.

Акциянең башлангыч этабында авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре көче белән дәүләт ярдәменә мохтаҗ балигъ булмаганнар, имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр исемлеге билгеләнәчәк, шул исәптән Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ПДНда исәптә торучылар да. Акциянең икенче этабында Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарындагы полиция хезмәткәрләре имин булмаган, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре, шулай ук беренче чиратта кирәк булган әйберләрне тапшырачак. Көтегез. Бәлки сезнең ишеккә дә полиция Кыш бабае шакыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев