Президент янына - чыршы бәйрәменә
Район яңалыклары

Президент янына - чыршы бәйрәменә

25 декабрьдә районыбызның 16 укучысы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика чыршы бәйрәмендә катнашачак.

Республика чыршысына бөтен республикадан 8,5 меңнән артык бала чакырылган, болар укуда, спортта һәм иҗтимагый тормышта үзләрен яхшы яктан күрсәтүче укучылар, шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең балалары.

Безнең районнан Яңа Чишмә гимназиясеннән 7 укучы, Зирекле лицееннан - 2, Чаллы Башы, Шахмай, Яңа Чишмә урта мәктәпләреннән - икешәр, шулай ук Екатерина мәктәбеннән 1 укучы чакырылган.

Делегацияне ике укытучы, полиция хезмәткәре һәм медицина хезмәткәре озата барачак.

Ә кичә, 22 декабрьдә, районнан мобилизацияләнгән хәрбиләрнең башлангыч сыйныфларда белем алучы өч баласы Кремль чыршысында булган.


Нет комментариев