Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Приз отучыларны редакциядә көтәбез

Төп приз - мультимичне Әдәмсәдән Мария Балыкова отты.

25 июльдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә 2025 елның 2 нче яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнатылды.

22 июльгә кадәр редакция призлар уйнатуда катнашу өчен газетабызга язылу турында квитанцияләр кабул итте. 260 кеше үз квитанцияләрен җибәргән.

Редакция хезмәт-кәрләре һәм Яңа Чишмә почта бүлеге начальнигы Энҗе Зыятдинова составындагы  комиссия газетаның ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан-туры эфирда призлар уйнатуны оештырды.

Төп бүләкне - безнең даими иганәчебез Ринат Мухитовтан мультимичне Әдәмсә авылыннан Мария Балыкова отты.

- Приз отуыма бик шатландым, сезгә һәм сезнең иганәчеләрегезгә рәхмәт, - ди Мария. - Район газетасына даими язылабыз, барлык материалларны, бигрәк тә «Авыл һәм кешеләр» рубрикалары язмаларын, юбилярлар, авыл хезмәтчәннәре, алып барылган чаралар турында кызыксынып укыйбыз.

Түбәндә без призлар откан бәхетле кешеләрнең исемнәрен бастырабыз һәм аларны эш көннәрендә безнең редакциядә сәгать 8дән кичке 5кә кадәр (үзең белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш) килеп алуларын сорыйбыз.

1. Ермакова С.М. (Әдәмсә) - шикәр савыты

2. Писцова Ю.В. (Яңа Чишмә) - автоаптечка

3. Шакирова Т.В. (Яңа Чишмә) - эл. кухня үлчәве

4. Кузнецова Н.А. (Яңа Чишмә) - кечкенә чәйнек

5. Нургатина Г.Р. (Яңа Чишмә) - тәлинкә

6. Чапкова Т.Д. (Әдәмсә) - кухня подставкасы

7. Мифтахетдинов Р.Р. (Шахмай) - лейка

8. Вафин Р.С. (Яңа Чишмә) - барбекю өчен гриль

9. Леонова Л.И. (Яңа Чишмә) - эл.кухня үлчәве

10. Кубиева Ф.М. (Яңа Чишмә) - удлинитель

11. Якимкина Л.А. (Чуаш Чабаксары) - себерке

12. Шәйхетдинова Н.Р.  (Яңа Чишмә) - стена сәгате

13. Горбунова Д.Ю. (Яңа Чишмә) - электр чәйнеге

14. Шакирова Г.М. (Шахмай) - лейка

15. Федорова Н.В. (Яңа Чишмә) - ваза

16. Пьянзина С.Г. (Яңа Чишмә) - стена сәгате

17. Кадыйрова Г.Г. (Яңа Чишмә) - кечкенә чәйнек

18. Сидорова И.В. (Чуаш Чабаксары) - тырма

19. Минаева М.И. (Яңа Чишмә) - фужерлар җыелмасы

20. Балыкова М.П. (Әдәмсә) -  (төп приз).

Без абунәчеләребезне  җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да тугры укучыларыбыз булып калуларын телибез.

Мондый призлар уйнатуны без алдагы язылу кампанияләрендә дә уздырырга планлаштырабыз.

Иганәчеләребез Ринат Мухитов, Рамил Нуртдинов, Любовь Гулькова, Рафис Хәбибуллин, Нияз Галәветдинов, Роза Хәйруллина, Фәнил Саматов, Сергей Ребров һәм Александр Карповларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга бизнеста уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев