Район башлыгы Яңа Чишмә районында бердәнбер сугыш ветеранын туган көне белән котлаган
7 октябрьдә Петропавел Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Иванович Быков үзенең 92 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Район башлыгы Вячеслав Козлов аны котларга үзе барган.
Ул ветеранга: «Сезнең хәрби һәм хезмәт юлыгыз, Ватанга мәхәббәтегез һәрвакыт безнең өчен үрнәк булып торачак. Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм оптимизм телим!», - дигән.
Вячеслав Козлов шулай ук Григорий Ивановичка РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән котлау телеграммасы һәм акчалата ярдәм дә тапшырган.
Сугыш ветеранының бар тормышы туган авылы белән бәйле. 1951 елда Григорий Иванович армиягә киткән һәм ярты ел дәвамында Львовта бандерачылар белән сугышкан. Аннары Германиядә хезмәт иткән, анда «Уран» яшерен объектын саклаган. Өйгә кайткач, машина йөртүче булып эшләгән, аның хезмәт стажы - 40 елдан артык.
Ветеранның туган көнендә аның өенә шулай ук Чирмешән районыннан кайтарылган «гаилә уты» салынган капсуланы да китергәннәр. Григорий Иванович һәм аның хатыны Нина Петровна инде 68 ел бергә гомер итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев