Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Район башлыгы сайланды

Егор Тарнавский Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

23 сентябрьдә бишенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районы Советының беренче оештыру утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Роза Гайнетдинова һәм Татарстан Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

Совет утырышын, законнар таләп иткәнчә, яшь буенча иң өлкән депутат – Гомәр Сөләйманов алып барды.

14 сентябрьдә районда җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узды.  Аңа кадәр барлык 15 җирлектә дә оештыру утырышлары уздырылды, анда авыл җирлеге башлыклары һәм җирлекләрдән район Советына вәкилләр сайланды (һәр авыл җирлегеннән берәр депутат). Шулай итеп, район Советының вәкиллекле органы төзелде; район Советы депутатларының саны 30 кеше тәшкил итә.

Беренче утырышның төп мәсьәләсе район башлыгын сайлау иде. Тимур Галиев Татарстан Рәисе исеменнән Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы вазифасына Егор Тарнавский кандидатурасын тәкъдим итте. Ул Егор Тарнавскийның район белән уңышлы җитәкчелек итүен, яхшы нәтиҗәләргә ирешүен, энергияле, максатчан һәм җаваплы җитәкче булуын билгеләп үтте.

Депутатлар исеменнән шушы ук кандидатураны КФХ башлыгы Марат Садыйков һәм Петропавел авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин тәкъдим итте. «Таләпчән, гадел, инициативалы, аралашуда ачык һәм җитәкче вазифасы өчен барлык сыйфатларга ия», - дип билгеләделәр алар.

Район башлыгы яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Депутатлар һәм чакырылганнар бердәм алкышлар белән Егор Тарнавскийны әлеге җаваплы вазифага сайлануы белән котладылар.

- Ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт, сезнең белән бергәләп ул ышанычны акларга тырышырмын, - дип, депутатларга рәхмәт белдерде Егор Тарнавский һәм район башлыгы буларак  ант итте, район халкының иминлеген тәэмин итү өчен бөтен көчен һәм белемен куярга вәгъдә бирде .

Аннары Егор Тарнавский район башлыгы урынбасары итеп Надежда Попкованы сайларга тәкъдим итте. Кандидатура барлык депутатлар тарафыннан хупланды һәм ул район башлыгы урынбасары итеп сайланды.

Совет утырышында район Советының дүрт даими комиссиясен төзү турында карар кабул ителде һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде.

Утырыш азагында барлык депутатларга депутат таныклыклары тапшырылды, ә Черемухово авыл җирлеге башлыгы вазифасыннан киткән Елена Сальцинага Егор Тарнавский Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Яңа Чишмә муниципаль районы Советының беренче оештыру утырышы шуның белән үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев