Район башлыгы Вячеслав Козлов Донецкидан килгән гаиләләр янында булган
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов Донецкидан килгән гаиләләр янында булган

«Ике гаилә ДНРдагы йортларын калдырып, Яңа Чишмә районына күчеп килергә мәҗбүр булганнар, - дип язган социаль челтәрдәге үз битендә район башлыгы Вячеслав Козлов , - һәм безнең бурычыбыз - аларга ярдәм итү».

8 сентябрьдә район башлыгы бу гаиләләр белән очрашкан, балаларны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына урнаштыруда һәм ата-аналарга да эшкә урнашуда ярдәм кирәк булган очракта, әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә иткән.

Фото Вячеслав Козлов социаль челтәреннән алынды


Нет комментариев