Район газетасына язылу башланды
2026 елның 1 яртыеллыгына «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылу башланды.
Кызганычка каршы, хөрмәтле укучылар, язылу бәяләре сизелерлек артты һәм шәхси язылучылар өчен – 1148,94 сум, предприятиеләр һәм оешмалар өчен 1268,76 сум тәшкил итә. Бәяләр типография һәм почта хезмәтләре арту сәбәпле кыйммәтләнде.
1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр газетабызга ташламалы язылу декадасы узачак. Бу ункөнлеккә бәяләр “Шешминская новь” газетасы өчен 1016,46 сум һәм «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы өчен 1001,64 сум күләмендә билгеләнгән. Хөрмәтле укучылар, сездән бу көннәрдә почта бүлекчәләренә барып, газетага язылуыгызны сорыйбыз. Хат ташучыларны коллективларга чакырырга да була, алар сезне эш урыныгызда яздырачак.
Газетага альтернатив бәядән редакциягә килеп тә язылырга мөмкин: ул 6 айга 700 сум тәшкил итәчәк. Бу очракта газетаны атна саен җомга көннәрендә безнең редакциядән килеп алырга кирәк булачак, ә 15-20 һәм аннан да күбрәк нөсхә язылганда, газетаны оешмаларга үзебез илтеп тапшырачакбыз.
Язылу нәтиҗәләре буенча традицион призлар уйнатуны 2026 елның гыйнваренда уздырырга планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев