Реклама
Район яңалыклары
Район газетасына язылу төгәлләнә
«Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасына язылу төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара.
Чистай МРП мәгълүматлары буенча 13 июньгә район газетасына 1220 кеше язылган, бу бирелгән заданиегә карата 75% тәшкил итә.
Район газетасына язылуны почта бүлекчәләрендә 26 июньгә кадәр рәсмиләштерергә була, ә безнең редакциядә ярты елга 550 сумнан альтернатив язылып та була. Язылырга өлгермәүчеләрне почта бүлекчәләренә яки безгә, редакциягә килергә чакырабыз.
Шулай ук без сездән, хөрмәтле абунәчеләр, призлар уйнатуда катнашу өчен язылу турындагы квитанцияләрне (яки күчермәләрен) көтеп калабыз.
Аларны редакциягә 17 июльгә кадәр җибәрергә мөмкин. Призлар уйнату 21 июльдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев