Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Район кырларында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләре буенча урып-җыю эшләре финишка якынлаша.

«Закрома»ҖЧҖендә бөртекле культуралардан нибары 100 гектар кукуруз җыясы калды.

Техник культуралар 45636 га  мәйданның 42416 гектарында җыелган (93%). 2193 га көнбагыш һәм 847 га киндер җыясы калды. Уртача уңдырышлылык – 16,8 ц/га.

Терлек азыгы тулы күләмдә әзерләнгән, шул исәптән 27450 тонна сенаж, 12550 тонна силос салынган, 13 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлы 1 баш терлеккә исәпләгәндә 43,5 ц азык берәмлеге бар (бөртекле фуражны да исәпкә алып).

Көзге культуралар 17,2 мең га мәйданда чәчелгән, үсентеләр әйбәт.

Туфракны төп эшкәртү (туңга сөрү) 30,3 мең га (пар кырларын да исәпкә алып 88%) мәйданда башкарылган. Көн саен туңга сөрүдә 17-19 киң колачлы агрегат эшли.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев