Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район судына экскурсия

18 ноябрьдә Яңа Чишмә гимназиясенең 9 «в» сыйныфы укучылары Яңа Чишмә муниципаль район судында булганнар.

Утырышлар залыннан тыш, балалар суд бинасының башка бүлмәләрендә дә булганнар, бу - гаепләнүчеләр өчен бүлмә, архив, судьялар бүлмәсе. Бүлмәләрнең интерьеры һәм элементлары балаларга структуралылык һәм хокук тәртибе атмосферасын тоярга ярдәм иткән.

Гимназия укучылары судья А.Ә. Сәхәбиева һәм прокурор урынбасары Л. Р. Мисбахов белән әңгәмә корганнар. Алар укучыларның суд һөнәрләре турындагы күзаллауларын киңәйтеп кенә калмыйча, игътибарны судьяларның төп бурычына - гадел, законлы һәм нигезле карар чыгаруларына юнәлткәннәр.

Шулай ук укучыларга законнар һәм хокукый нормаларның үтәлеше турында сөйләгәннәр, профилактик әңгәмә уздырганнар.

Әлеге экскурсия укучыларда байтак уңай хис-кичерешләр тудырган, алар шактый гына яңалыклар да белгәннәр, ә кайберләре, хәтта прокурор яки судья һөнәрен сайлау турында уйлый башлаганнар.

Экскурсия бик файдалы үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев