Реклама
Район яңалыклары
Район үзәгендә әрмән халкының истәлек билгесен ачу тантанасы
Узган атна ахырында Яңа Чишмәдә гыйбадәтханә янында әрмән халкының Хачкар таш тәрене ачу һәм изгеләндерү булды.
Тантаналы чарага безнең районның гына түгел, ә башка шәһәрләр һәм районнардан да әрмән диаспорасы вәкилләре җыелды. Әрмәнстан һәм Казан кунаклары да бар иде.
Хачкар — таш тәре генә түгел, ә капка, әрмән сәнгате дөньясына, әрмән тарихына һәм тормышына керү. Анда декоратив зәвык, нечкә матурлык хисе һәм әрмән халкы тарихы чагыла.
Хачкарның барлыкка килүе 301 елда Әрмәнстанның христиан динен кабул итүе һәм мәңгелек тормыш символы белән бәйле. Хәзер Хачкарның безнең район территориясендә барлыкка килүе бик символик, анда бүген әрмән милләтеннән 100дән артык кеше яши. Бу билгене кую Россия һәм Әрмәнстан халыклары арасында яхшы мөнәсәбәтләр символына әвереләчәк.
Истәлекле таш тәрене изгеләндерүне Әрмән Апостол Чиркәвенең Россия һәм Ново-Нахичеван епархиясе рухание иерей Арсений Исраелян башкарды. Ул шулай ук вәгазь укыды һәм Хачкарның Россия һәм Әрмәнстан халыкларының күп гасырлык дуслыгы билгесе итеп куелуын билгеләп үтте.
Истәлек билгесен ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Безнең тырыш һәм намуслы кардәшләребез районда барлык халык белән тату һәм үзара килешеп яшиләр, күпләр интернациональ гаиләләр булдырдылар. Без аларның үз гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, телләрен саклап яшәүләренә сокланабыз.
Безнең Сабантуйларда алар үз ишегалдында үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм милли ашларын күрсәтәләр. Аларның күбесе район тормышының күп кенә өлкәләрендә намуслы хезмәт куялар, моның өчен без аларга бик тә рәхмәтле. Безнең дуслыгыбызның гасырлар буе сакланып калуын телим, — диде район башлыгы.
Казаннан килгән кунак, Татарстан Республикасы әрмәннәренең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Шираз Манвелян район җитәкчелегенә истәлекле тәрене төзүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм урнаштырылган Хачкар районның әрмән диаспорасы өчен Изге урын булыр, дигән өмет белдерде.
Яңа Чишмә районы әрмәннәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Эдуард Азарян Хачкарны төзүдә һәм урнаштыруда хәйрия ярдәме күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Тантаналы чара ахырында тәре янына чәчәкләр куелды.
Истәлек билгесе янындагы территория алга таба киңәйтеләчәк һәм төзекләндереләчәк.
Э. Азарян, В. Козлов, А. Исраелян, С. Камаев, Ш. Манвелян, И. Фәйзуллин.
Фото: Азат Мусин, «Яңа Чишмә хәбәрләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев