Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Районда «Буран» планы расланды

Кышкы чорда районның автомобиль юлларында транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү максатларында район комиссиясе күрсәтмәсе белән тиешле эш планы («Буран» планы) расланды.

Кышкы чорда көчле салкыннар, бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.

«Буран» планы – юлларда гадәттән тыш хәлләр куркынычын киметүгә, шулай ук гадәттән тыш хәлләргә эләккән кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга юнәлдерелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы ул.

«Буран» планы метеорология хезмәте, ЮХИДИ, «Татавтодор» ААҖ хезмәткәрләре фаразлары һәм белешмәләре нигезендә буран, кар көртләре, бөкеләр һ.б. кебек куркыныч күренешләр килеп чыкканда кулланыла. Район дәрәҗәсендә план районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов карары белән гамәлгә кертелә.

«Буран» планы буенча кирәк очракта район автотранспорт хезмәте, үзәк район хастаханәсе, янгын һәм газ хезмәтләре, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, ЮХИДИ, җәмәгать туклануы һәм автозаправкалар көчләрен һәм чараларын җәлеп итү каралган. Шулай ук ихтыяҗ туганда гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүгә башка предприятие һәм оешмаларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин.

«Буран» планы нигезендә, юл хәле начарайган очракта, Казан-Оренбург федераль трассасында мобиль җылыту пункты (30 кешегә исәпләнгән палатка, кыр кухнясы, генератор), шулай ук дүрт стационар җылыту һәм туклану пункты (Акъяр, Ленино һәм Зирекле кафелары) эшләячәк.

Катлаулы һава шартларында «Алексеевскдорстрой» ААҖнең 26 берәмлеге хезмәт куярга әзер (кирәк булганда алар тәүлек буе эшләячәк), шулай ук җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы һәм тоз әзерләнгән.

Яңа Чишмә райо-нының ашыгыч хезмәт телефоннарын искә төшерәбез:

Коткару хезмәте – 112

Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) – 2-21-54

Яңа Чишмә районы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – 2-38-21, 01, 101 (кәрәзле телефон)

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлеге – 2-26-73, 02, 102 (кәрәзле телефон)

 Ашыгыч медицина ярдәме – 2-29-93, 03, 103 (кәрәзле телефон)

Район газ хезмәте – 2-41-04, 04, 104 (кәрәзле телефон)

Район электр челтәр-ләре – 88002000878 (кол. үзәк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев