Районда «Буран» планы расланган
Кышкы чорда районның автомобиль юллары буенча транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү максатларында, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе боерыгы белән тиешле эшләр планы («Буран» планы) расланган.
Кышкы чорда көчле салкыннар, юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булырга мөмкин һәм бу - гадәттән тыш хәлләргә китерә ала.
«Буран» планы - юлларда гадәттән тыш хәлләр куркынычын киметүгә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр зонасында калган кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга юнәлтелгән чаралар комплексы.
«Буран» планы метеорология хезмәтенең фаразларына, ЮХИДИ, «Татавтодор» ААҖ хезмәткәрләренең мәгълүматларына нигезләнеп, һава шартлары начарланган очракта гамәлгә кертелә (буран булганда, юлларда кар көртләре, бозлавык хасил булганда һ.б.). Район дәрәҗәсендә план гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов карары белән гамәлгә кертелә.
«Буран» планы буенча район автотранспорт хезмәте, РҮХ, янгын сүндерү һәм газ хезмәтләре, ТКХ МУП, ЮХИДИ, җәмәгать туклануы урыннарының һәм автозаправкаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү каралган. Кирәк булган очракларда гадәтттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүгә башка предприятие һәм оешмаларның көчләре һәм чаралары да җәлеп ителергә мөмкин.
«Буран» планы буенча, юл торышы начарайган очракта, күчмә җылыту пункты (30 кешегә палатка, кыр кухнясы, генератор), шулай ук Казан - Оренбург федераль трассасында урнашкан дүрт стационар җылыту һәм туклану пункты (Акъяр, Ленино һәм Зирекледәге кафелар) җәелдерүгә әзер.
Катлаулы һава шартларында эшләүгә «Алексеевскдорстрой» ААҖнең 26 берәмлек техникасы әзер (кирәк булса, алар тәүлек буе эшләячәк), шулай ук тиешле күләмдә комлы-тозлы катнашма һәм тоз әзерләнгән.
Укучыларыбызга Яңа Чишмә районының кичектергесез (ашыгыч) хезмәтләре телефоннарын искәртәбез.
Бердәм дежур-диспетчер хезмәте (ЕДДС): 2-21-54;
Яңа Чишмә районы буенча Россия ГТХМ: 2-38-21; 01; 101 (кәрәзле телефоныннан);
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЭЭБ: 2-26-73; 02; 102 (кәрәзле т.);
Ашыгыч медицина ярдәме: 2-29-93, 03 ;103 (кәрәзле т.);
Район газ-эксплуатация хезмәте: 2-41-04; 04, 104 (кәрәзле т.);
Район электр челтәрләре: 88002000878 (кол.үзәк)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев