Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Районда «Герой атасы» күргәзмәсе ачылды

Тантана район мәдәният йортында узды.

Район үзәгендә уллары СВО зонасында хәрби бурычларын үтәгән әтиләргә багышланган «Герой атасы» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды.

«Герой атасы» күргәзмәсен «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы, «Аталар союзы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре союзы» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган.

Күргәзмә экспозициясендә республикабызда туган СВОда катнашучыларның әтиләренең портретлары куелган. Әтиләр кулларына улларының фотоларын тоткан, шулай ук балаларының аякка басуын һәм героик юлын искә төшерүче бүләкләр, дипломнар һәм шәхси әйберләр куелган.

- Бу күргәзмә бөтен республика буйлап уза, аның максаты – беркемнең дә онытылмавын искәртү, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Егор Тарнавский. - Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучы чын ватанпәрвәрләр тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә зур рәхмәт. Алар турындагы истәлекне без мәңге саклаячакбыз һәм үсеп килүче буынга тапшырачакбыз.

Чара барышында Егор Тарнавский һәлак булган СВОчы Павел Тумаковның хатыны Татьяна Тумаковага «Батырлык өчен» медален тапшырды.

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданы Вячеслав Козлов үз чыгышларында СВОда катнашучыларның әти-әниләренә, гаиләләренә тирән ихтирамнарын, геройларның гаиләләренә ярдәм итүнең һәм алар үрнәгендә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Республика күргәзмәсе янында штурм взводы командиры Олег Храмов ярдәме белән әзерләнгән «Герой гаиләсе» район фотокүргәзмәсе дә урнашкан. Әлеге проектта СВОда һәлак булган якташларыбызның 13 гаиләсе катнашты. Туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Галина Талаева геройлар истәлеген мәңгеләштерү өчен мондый күргәзмәләрнең әһәмияте турында сөйләде. «Без азатлыгыбыз өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне онытмаска тиеш. Шулай ук без барлык яклаучыларыбызга ярдәм итәргә тиеш. Фотокүргәзмәләр ныклык, мәхәббәт һәм батырлык символы булып тора», - дип билгеләде ул.

Чарада шулай ук яралану буенча ялда булган СВОчы Николай Гогольков һәм һәлак булган хәрбиләрнең туганнары катнашты.

Фотокүргәзмә безнең районда 6 октябрьгә кадәр эшләячәк, укучылар өчен махсус экскурсияләр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев