Райондашыбыз Булат Мусин — Татарстан чемпионы
Район яңалыклары

Райондашыбыз Булат Мусин — Татарстан чемпионы

16-17 гыйнвар көннәрендә Алабугада Татарстанның милли көрәш буенча чемпионатының финал этабы узды.

Чертуш авылы тумасы, райондашыбыз Булат Мусин 100 кг га кадәр авырлык категориясендә яңадан җиңү яулады һәм Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.

Россиянең атказанган спорт остасы Булат Мусинны җиңү белән котлыйбыз һәм яңа казанышларга ирешүен теләп калабыз!

#ЯңаЧишмәяңалыклары


Нет комментариев