Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районына яңа җитәкче билгеләнде

Ул - моңа кадәр ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары булып эшләгән Егор Тарнавский

24 апрельдә Яңа Чишмә район Советының чираттан тыш 54 нче утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

24 апрельдә Яңа Чишмә район Советының чираттан тыш 54 нче утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, район башлыгы В.М. Козловның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыны билгеләү, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү, район башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховның үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китүе турындагы гаризасын канәгатьләндерде.

Депутатлар шулай ук Вячеслав Козловның шәхси гаризасы нигезендә үз теләге белән район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карады.

Марат Әхмәтов үзенең чыгышында Вячеслав Козлов җитәкчелегендә районның тотрыклы һәм уңай үсештә булуын билгеләп үтте.

«Аның төгәллек, җаваплылык һәм район проблемалары турында борчылу кебек сыйфатлары аеруча калку булып аерылып тора. Ул һәрвакыт кешеләр арасында, чын йөрәктән үз районы өчен борчылып яшәде. Вячеслав Михайлович район халкы мәнфәгатьләрен якларга кирәк булганда һәрвакыт республика хакимиятенә кыю мөрәҗәгать итә иде. Ул кешеләргә риясыз хезмәт итүдә барлык җитәкчеләргә үрнәк булды.

Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сиңа олы рәхмәт сүзләрен иреш-терәм. Син һәрвакыт безнең республика Рәисе исемлегендә тәҗрибәле һәм бик җаваплы җитәкче буларак тордың. Ул сине бәяли һәм ихлас рәхмәтен җиткерә», - диде Марат Әхмәтов.

Ул Вячеслав Козловка республиканың иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Аңа шулай ук  «Яңа Чишмә районының мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Җавап сүзендә Вячеслав Козлов үзенең бөтен тормышы район белән бәйле булуын билгеләп үтте.

«Бергә эшләгән бар кешегә дә рәхмәт, сезнең белән бергә без районыбызны матур, төзек һәм чиста иттек. Республика программалары ярдәмендә районда бөтен инфраструктура булдырылды һәм мин республика Рәисенә, Хөкүмәткә, министрлыкларга һәм ведомстволарга бу ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен. Районның яңа җитәкчесе дә безнең башлангычларны район халкы файдасына тагын да зур энергия белән дәвам итәр дип ышанам», - диде ул.

Марат Әхмәтов район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы вазифасына Егор Тарнавский кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хупладылар.

Тарнавский Егор Александрович 1989 елның 31 гыйнварында Оломоуц шәһәрендә (Чехословакия) туган. Югары белемле – 2012 елда Ульяновск дәүләт техник университетының икътисад-математика факультетын тәмамлаган.

2014-2015 елларда МФЦ директоры, Чүпрәле районының «Прогресс» МУП директоры булып эшләгән, 2015 елдан 2018 елга кадәр Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып, 2018 елның 20 июненнән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары булып эшләгән.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Ышаныч белдергәннәре өчен Егор Тарнавский республика җитәкчелегенә, депутатларга рәхмәтен белдерде.

«Минем өчен Яңа Чишмә районын җитәкләү зур дәрәҗә һәм җаваплылык һәм мин киләчәктә район файдасына бергәләп эшләү өчен бөтен көчемне куячакмын», - дип билгеләп үтте районның яңа җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев