Районыбызның матбугат хезмәте - иң яхшылар сафында
Район яңалыклары

Районыбызның матбугат хезмәте - иң яхшылар сафында

Узган атна ахырында Казанда республика министрлыклары һәм муниципалитетлары матбугат хезмәтләре конкурсына йомгак ясалган.

Яңа Чишмә районы хакимиятенең матбугат хезмәте «Коммуникацияләрдә креативлык» номинациясендә иң яхшысы дип танылган.

Тантана «Госдиджитал: Кешеләр, Идеяләр, Коммуникация» мәгариф форумы кысаларында узган.

Бүләкне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачевага тапшырганнар.


Нет комментариев