Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

«ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хатлары тапшырылды

Район хакимиятендә атналык планеркада район газетасының баш мөхәррире Азат Мусин «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылу кампаниясен оештыруда ярдәм иткән һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатлары белән мәгариф бүлеге башлыгы Анна Бутина, район үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская, Яңа Чишмә ДИПИ директоры Залина Лизунова һәм Яңа Чишмә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлүсә Рамазанова бүләкләнде. Рәхмәт хатлары белән бергә аларга шулай ук «ТАТМЕДИА» АҖ логотибы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Коллегаларын котлап, Азат Мусин, язылу кампаниясенең уңышы – уртак тырышлык һәм район халкы өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булган җирле газетага битараф булмаган мөнәсәбәт нәтиҗәсе, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев