Район башкарма комитеты тарафыннан район предприятиеләрен һәм учреждениеләрен яңа 2020 елга иң яхшы бизәү буенча конкурс үткәрү турында карар кабул ителде
Район яңалыклары

Район башкарма комитеты тарафыннан район предприятиеләрен һәм учреждениеләрен яңа 2020 елга иң яхшы бизәү буенча конкурс үткәрү турында карар кабул ителде

Конкурсның максаты - район үзәгендә һәм торак пунктларда бәйрәм атмосферасы булдыру, аларның архитектура йөзен яхшырту һәм учреждениеләр янындагы территорияләрне төзекләндерү. Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә:


- кулланучылар базары предприятиеләрен (кибетләр, кафе, даруханәләр, АЗС лар) иң яхшы комплекслы бизәү;
- мәгариф учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын иң яхшы комплекслы бизәү;
- район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре биналарын иң яхшы комплекслы бизәү;
- авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң яхшы комплекслы бизәү.
Конкурста җиңүчеләр өчен премияләр каралган:
1 урын - 5-7 мең сум.
2 урын - 3-5 мең сум.
3 урын - 2-4 мең сум.
Һәр номинация буенча гомуми сумма 16 мең сум. Нәтиҗәләр 24 – 26 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү  районның Төп чыршысын ачу тантанасында - 26 декабрьдә булачак.

 


Нет комментариев