Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов РМЙда урнашкан сайлау участогында тавыш биргән.
Ул гражданлык бурычын үтәвен билгеләп үтте һәм Дәүләт Думасының булачак составына уңышлы эш итүләрен теләгән.
- Яңа Чишмә районында сайлаулар тыныч уза, күпчелек сайлаучылар тавыш биргән инде, бар җирдә дә санитар куркынычсызлык чаралары үтәлә. Бернинди дә шикаятьләр, җәмәгать тәртибен бозулар теркәлмәгән, - дип ассызыклады район башлыгы.
Иртәнге сәгать 10га Яңа Чишмә районы буенча 7722 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 72,3%ын тәшкил итә.
Нет комментариев