Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район юллары ышанычлы кулларда

Ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Үткән елның октябрендә Яңа Чишмә ДРСУ базасында "Алексеевскдорстрой" ААҖ-нең Яңа Чишмә участогы оешкан иде. Участокта яңа "DUETTO-2000" асфальт заводы урнаштырганнар, лаборатория, 80 тоннага исәпләнгән үлчәү урыны төзегәннәр, анда инерт материалларга контроль, асфальт-бетон һәм юл-нефть битумнарының сыйфатына тикшерү алып барыла. Түбәсен алыштырып һәм стеналарын җылытып, административ бинаны һәм гаражны ремонтлаганнар, гаражда эретеп ябыштыру, аккумулятор, токарь һәм шин-монтаж эшләре цехлары җиһазландырылган. 12 мең кв. метрдан артык мәйдандагы территорияне төзекләндергәннәр, периметр буенча коймалар алыштырылган.
Бу эшләрнең барысы да сыйфатлы итеп һәм кыска срокларда башкарылган, бу исә яңачишмәлеләргә (бигрәк тә шоферларга) карата хөрмәт һәм ышаныч уята: әгәр шулай төзи алалар икән, димәк, райондагы юллар ышанычлы кулларда булачак. Юл участогын булдыру бездә яшәүче кешеләр өчен эш урыннары барлыкка килүдә дә мөһим роль уйнады.
-Сездә барлыгы ничә кеше эшли һәм ничәсе безнең районнан? - дигән сорау бирдек без участок начальнигы Динар Әхмәтшинга.
-Участокта 83 кеше, эшчеләрнең барысы да Яңа Чишмә районыннан, аларның барысы да хөрмәткә лаек. Әмма, һәр җирдәге шикелле, эштә һәрчак алдынгылар була, болар шоферлар Җәмил Гамируллин, абыйлы-энеле Алексей һәм Михаил Фомичевлар, тракторчы Якуп Фәсхетдинов, эретеп ябыштыручы Хәсән Юнысов, электрик Владимир Милютин һәм башка бик күпләр.
-Завод кайчан эшли башлады, аның продукция җитештерүчәнлеге ниндирәк һәм районда кайсы юлларга ремонт ясадыгыз яисә төзедегез?
-Сәгатенә 200 тонна продукция җитештерүче завод беренче продукциясен (асфальт-бетон) 2015 елның 23 маенда эшләп чыгарды. Бүгенгесе көнгә 110 мең тоннадан артык асфальт-бетон эшләп чыгарылды, ул Акъяр-Чирмешән-Шентала юлларына, Яңа Чишмәдә урама юлга, Яңа Чишмә-Чуаш Чабаксары, Яңа Чишмә-Ширәмәт-Кармалы, Красный Октябрь-Новопоселенная Лебедка, район үзәге һәм район торак пунктларындагы юлларга салынды. Участок тарафыннан башкарылган гомуми эш күләме 30,9 км тәшкил итә (200 млн.сумнан артык).
-Тиздән кыш та җитә, димәк, кар күп булачак дигән сүз. Сез юлларны тиешенчә тотуга (чистартуга) әзерме?
-Кышкы эшләргә без әзер: ком-тозлы катнашма (ППС) тулы күләмдә кайтарылган, юлларда чистарту, төяү һәм карны чыгаруда 15 берәмлек техника эшләячәк. Кышын юлларда тоткарлыклар булмасына гарантия бирәбез.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев