Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең 2021 елның 12 аенда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ЯЧХ» белән Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов уртаклашты.
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең 2021 елның 12 аенда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ЯЧХ» белән Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов уртаклашты.
ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә 2021 елның 12 аенда 1697 ЮХКен бозу очрагын ачыклаган (2020 елның шул ук чорында - 2364).
Балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен 26 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган (2021 елда - 48).
12 җинаять ачылган (алар арасында ришвәт бирү, ялган документлар ясату һ.б.)
Законда билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен 56 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 1 хокук бозучыга карата административ арест салынган, 44 кешегә түләнмәгән штраф суммасыннан ике тапкырга күбрәк административ штраф салынган, 5 кеше мәҗбүри эшкә тартылган.
2022 елның 1 гыйнварына судлар тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре кузгаткан административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча 119 хокук бозучыга карата а/м чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителгән.
Хәзергесе вакытта машина йөртү таныклыгы алынмаган 1 кеше бар.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча, ЭЭБнең башка хезмәтләре белән берлектә 116 комплекслы максатчан чара үткәрелгән, алар буенча барлыгы 384 ЮХКен бозу очрагы ачыкланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 5 машина йөртүче ачыкланган (2020 - 7). Шуларның 71енә «Тоннель» операциясе барышында чик куелган (2020 - 65).
Барлыгы 297 ЮХКен бозу очракларын ачыклап 52 рейд үткәрелгән.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең 4 утырышы уздырылган, аларда юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге мәсьәләләр каралган. Утырышның темалары: «Район территориясендә кеше үлеменә китергән ЮТҺләрне карау», «Автомобиль юлларын норматив хәлдә тоту турында».
2021 ел нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтелә торган территориядә 8 ЮТҺ теркәлгән, анда 3 кеше һәлак булган, 7 кеше җәрәхәтләнгән. 2020 ел белән чагыштырганда ЮТҺләр саны 3кә кимегән, һәлак булучылар саны элекке дәрәҗәдә калган, зыян күрүчеләр 2 кешегә кимегән.
ЮТҺнең сәбәпләре: билгеләнгән тизлекне арттыру - 3 очрак, 1 кеше үлгән, 2 кеше зыян күргән; дистанцияне үтәмәү нәтиҗәсендә 1 кеше зыян күргән; исерек хәлдә идарә итү - 2 очрак, 1 кеше үлгән, 1се зыян күргән; техник чара хәрәкәтенә өстенлек бирмәү - 1 очрак, 2 кеше зыян күргән; юлда транспорт чарасын дөрес куймау -1 кеше үлгән, 1се зыян күргән. 2021 елда балалар катнашында ЮТҺлар теркәлмәгән, 2020 елда - 1 очрак.
12 айда матди зыян белән 74 ЮТҺ теркәлгән, бу 2020 елдагыдан 1 ЮТҺга кимрәк.
2022 елның 1 гыйнварына булган торыш буенча район территориясендә штрафлар буенча 10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычлары булган 34 шофер теркәлгән. 12 айда бурычлары 10 мең сумнан артык булган транспорт чаралары белән идарә итү махсус хокукыннан чикләүгә 1 дәгъва гаризасы җибәрелгән.
2021 елда Федераль суд приставлары хезмәте ЮХИДИ бүлеге белән берлектә 10 мең сумнан артык административ штрафларны түләттерү максатыннан 12 рейд үткәрелгән. Чара барышында 5 автомобильгә арест салынган.
Техник күзәтчелек
Хисап чорында автопредприятиеләрдәге 18 вазыйфаи затка штрафлар салынган.
Автобус йөртүчеләр тарафыннан ЮХКен бозуның 15 очрагы ачыкланган, шуларның 1се - Дәүләт техник күзәтүен үтмәгән килеш йөрү, 3се - техник төзексезлек белән хәрәкәт итү, башка ЮХКен бозу - 11 очрак.
Юл инспекциясе һәм юл хәрәкәтен оештыру
Яңа Чишмә районы буенча федераль автомобиль юлының озынлыгы 27 км 980 м тәшкил итә. Җирле юлларның озынлыгы - 222 км 337 м. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарында барлыгы 57 җәяүлеләр кичүе, шуларның 23е белем бирү учреждениеләре янында.
Юл-урам челтәрләрен тиешенчә карап тотмаган өчен 28 күрсәтмә бирелгән (2020 елда - 27).
РФ КоАПның 12.34 ст. буенча 3 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Шулардан: Яңа Чишмә АҖгә - 5 күрсәтмә,
Петропавел АҖ - 1,
Шахмай АҖ - 2,
Акъяр АҖ - 2,
Зирекле АҖ -1,
«Главтатдортранс» ДКУ директорына - 5,
«Алексеевскдорстрой» ААҖ - 10,
«Волговятскуправдор» директорына - 1 күрсәтмә.
Штангенциркуль приборын кулланып 19 административ материал төзелгән, 9 күрсәтмә бирелгән.
Нет комментариев