Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Район үзәгендә юл чаты яңартып корылачак

Федераль законнар нигезендә халык күпләп җыела торган урыннар террорчылык янауларыннан максималь сакланган булырга тиеш, шулай ук анда автомашиналар күпләп җыелып торырга тиеш түгел.

Шуның белән бәйле рәвештә РМЙ каршындагы мәйдан автотранспорт өчен ябылган иде, чөнки анда ике зур кибет, РМЙ, ҮКС урнашкан, массакүләм бәйрәмнәр, ярминкәләр һ.б. үткәрелә. Киләчәктә бу мәйданчык кешеләр өчен ял итү зонасы буларак файдаланылачак.
Автотранспортны кую (парковка) уңайлы булсын өчен Ленин һәм Заливная урамнарындагы юл чаты яңартып корылачак. Светофор 15 метрга күчереләчәк (җәяүлеләр өчен дә светофор өстәләчәк), шулай ук гимназия ягыннан җәяүлеләр зонасы өчен койма ясалачак (тамгалары бар инде).
Ленин урамындагы парковкада автомашиналар кую өчен тамга ясалган. Чернышевский урамындагы мәйданның икенче ягында да машиналарны куеп калдырырга ярый (анда да тамга куелган). Элеккеге автовокзал урынында да машиналарны куярга мөмкин. Район халкында сораулар һәм тәкъдимнәр була калса, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк (тел.: 2-20-08, 2-22-79).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев