Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Районның төзелеш мәйданчыкларында

Бу көннәрдә районда быел файдалануга тапшырыласы объектларда төзү-монтаж эшләрен төгәлләп киләләр.

Иң эре объект - ЗАГС белән бергә Балалар сәнгать мәктәбе декабрь башында үз ишекләрен ачачак (смета бәясе 100 млн. сумнан артык). Объектта көн саен 30-35 кеше хезмәт куя, хәзер эчке бизәү эшләре башкарыла, берничә көннән җиһазлар кайтарылачак һәм урнаштырылачак. Төзүчеләргә районның бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә булыша.
"Төзүче" ҖЧҖ "Көнбатыш" микрорайонында ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт торгыза. "Факел" сәламәтләндерү лагеры янында яктыртылган трасса белән чаңгы базасын төзү эшләре төгәлләнеп килә.
Шушы көннәрдә Петропавел Бистәсендә балалар бакчасына капиталь ремонт, шулай ук Алексеевск аграр колледжы филиалы бинасының түбәсен һәм җылыту системасын алыштыру эшләре төгәлләнеп килә (анда эшләрнең 80%ы башкарылган инде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев