Республика Рәисе чыршысы
25 декабрьдә 78 укучы - районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучыларның 10 -17 яшьлек балалары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак республика чыршысына барачак.
Республика чыршысына бөтен республикадан 16 меңнән артык бала чакырылган.
Безнең районнан Яңа Чишмә, Ленино, Әдәмсә, Архангел, Екатерина, Тубылгы Тау, Красный Октябрьдәге СВОда катнашучыларның балалары - мәктәп укучылары чакырылган.
Делегацияне биш укытучы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре озата барачак.
Республика чыршысы «Татнефть-Арена» спорт боз сараенда узачак. Башлана 11.30да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев