Республика Рәисе чыршысы: талантлар һәм могҗизалар бәйрәме
Әлеге төп Яңа ел чарасы узып баручы елның соңгы атнасында иң күркәм вакыйгаларның берсенә әверелде.
Бәйрәм «Татнефть Арена» мәйданчыгында узды, анда Татарстанның барлык почмакларыннан килгән балалар катнашты. Гирлянда утлары һәм ялтырап торган кар бөртекләре белән бизәлгән зур залга бик күп балалар һәм аларның әти-әниләре җыелган иде. Бәйрәмгә СВОда катнашучыларның балалары, спорт ярышларында, интеллектуаль олимпиадаларда һәм конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар чакырылды. Яңа Чишмә районыннан Республика чыршысына барлык мәктәпләрдән 78 укучы барды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул балаларны дус булырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, илебезнең һәм республикабызның киләчәге яшьтән үк үз сәләтләрен күрсәткән һәм аларны үстерүдә беренче адымнарын ясый башлаган укучылар кулында. ТР Рәисе СВОда катнашучыларның балаларына аерым мөрәҗәгать итеп: «Сезнең әтиләрегез - чын геройлар. Алар белән республика һәм бөтен ил дә горурлана. Без аларга Ватанга тугры хезмәт иткәннәре, батырлыклары, чын патриот булулары өчен рәхмәтлебез», диде.
Тамашачыларга кышкы салкыннарга шатлыклы мизгелләр өстәп, «Вакыт иле» дип аталган Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Дуслыкның кадере һәм үз-үзеңне камилләштерү өстендә эшләү мөһимлеге - аның төп идеяләре булды. Спектакльдә безнең һәрберебезгә үз тормышыбызда төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килүе, алар арасында бик үк җиңел булмаганнарының очравы турында да сүз алып барылды. Әлеге искиткеч бәйрәм һәммәбезгә бернигә дә карамастан, иртәгәсе көннең хәерле булуына ышану кирәклеген искәртте. Мавыктыргыч тамаша Яңа ел җырлары белән үрелеп барды. Укучылар якынлашып килүче Яңа елга яңа өметләрен баглап, бәйрәмнән бары тик уңай гына тәэсирләр алдылар.
Ахырдан барлык балаларга Яңа 2025 ел символы - түбәтәй кигән йомшак елан эченә тутырылган тәм-томнар тапшырылды. Түбәтәйле елан әлеге тылсымлы бәйрәм турында искә төшереп торучы символга әверелер, дип уйлыйм.
Фирүзә Ибраһимова, Шахмай мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев