Ревакцинацияне 3000гә якын яңачишмәле узган
Район яңалыклары

Ревакцинацияне 3000гә якын яңачишмәле узган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының акрынлап кимүе күзәтелә.

Республика буенча барлыгы 143520 очрак теркәлгән, көн саен 225-235 очрак теркәлә.
Коронавирус авыруы нәтиҗәләреннән 1967 кеше вафат булган, шуларның 21е - соңгы атна эчендә.
Яңа Чишмә районында барлык чорда 488 кеше авыраган, шул исәптән 5се - соңгы атнада.
Барлыгы 15130 доза вакцина кайтарылган, 14580 кеше вакцинация узган, шуларның 161е - балалар. 
Райондагы 2980 кеше ревакцинацияне узган, әмма аның темплары мактанырлык түгел.
Коронавирус беркая да китмәде һәм ревакцинация ясату вакыты җиткән кешеләргә аны үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хезмәт күрсәтү, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренә һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла. Районда вакцина бар.
Шулай ук битлек режимын үтәү, социаль дистанцияне саклау мөһим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


Нет комментариев