Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

РФ Дәүләт Думасы депутаты эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булган

11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә алар Николай һәм Валентина Кузьминнар гаиләсенә барганнар, аларның яңа ел алдыннан уллары Макар туган. Николай бүгенгесе көндә СВО зонасында.

11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.

Район башлыгы һәм Дәүләт Думасы депутаты гаиләгә сәламәтлек теләгәннәр һәм Макар өчен балалар коляскасы, ә гаиләдәге башка балаларга тәм-томнар тапшырганнар (Кузьминнар гаиләсендә алар бишәү). 

11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.

11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.

Аннары Айдар Метшин һәм Вячеслав Козлов Петропавел Бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Григорий Быков янында булганнар, аңа ныклы сәламәтлек теләгәннәр һәм бүләк тапшырганнар.
Аннан соң «Олимп» УСЗда кыска вакытлы ялда булучы СВОда катнашучылар һәм СВО зонасына гуманитар ярдәм илтү белән шөгыльләнүче волонтерлар белән очрашу узган.

11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.

Очрашуда төрле мәсьәләләр турында сөйләшкәннәр, шул исәптән волонтерларның СВО зонасындагы үткәрү пунктларын үтү проблемасы турында да. Алар КППларны каршылыкларсыз үтеп, йөкне билгеләнгән урынга җиткерү өчен федераль дәрәҗәдә бердәм пропуск ясарга тәкъдим иткәннәр.

Очрашу ахырында Вячеслав Козлов кыска вакытлы ялда булучы хәрби Александр Хорьковка рацияләр тапшырган. Айдар Метшин һәм Вячеслав Козлов иң актив волонтерларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр.

11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.

Ирина Лобачева фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев