Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ринат Фәсахов: «Юллар чисталыгы – куркынычсызлык нигезе»

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча утырыштан соң без район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белән кышын юлларны чистарту һәм карап тоту мәсьәләләре турында сөйләштек.

-Ринат Рифгатович, кыш башы карлы булмады. Күп кар яуган очракта безнең хезмәтләр юлларны һәм урамнарны оператив чистартуга ни дәрәҗәдә әзер?

- Гомумән алганда, барлык хезмәтләр дә әзер һәм үз вазифаларын яхшы башкаралар. Кар күп яуса, алар тәүлек буе эшләргә әзер.

Район үзәгендәге юлларны һәм урамнарны чистарту өчен «Яңа Чишмә ТКХ» МУП җаваплы. Аларның кирәкле техникасы бар һәм, минем уйлавымча, урамнарны һәм юлларны карап тоту белән проблемалар булмаячак. Кар көртләрен билгеле бер урынга чыгаруны да оештырабыз.

- Ә торак пунктларда урамнар ничек чистартыла?

-Барлык җирлекләрдә дә үзара салым акчасының бер өлеше нәкъ менә кыш көне юлларны чистартуга һәм карап тотуга ниятләнгән. Тракторлары булган, шулай ук республика грантларына сатып алынган техника кулланган эшмәкәрләр белән килешүләр төзелә. Алар 8 җирлектә бар.

-Ринат Рифгатович, безнең район территориясе аша Казан-Оренбург федераль трассасы, шулай ук төбәк юллары уза. Аларга кем хезмәт күрсәтә?

- Бу юлларның чисталыгын һәм карап торуын «Алексеевскдорстрой» ААҖ тәэмин итә. 60 км «федераль» юл һәм 200 километрдан артык төбәк юлларына хезмәт күрсәтү өчен аларда 30 берәмлектән артык куәтле техника бар. 10 мең тонна ПСС (ком-тоз катнашмасы) һәм 1000 тонна тоз тупланган.

Бу көннәрдә алар инде 2 сменада эшлиләр. Кирәк булса, тәүлек буе. Гадәттән тыш хәлләр очрагында юлларда кешеләрне җылыту һәм тукландыру пунктлары каралган.

- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышларында балаларның юлда имгәнүләрен кисәтүгә зур игътибар бирелә.

-Әйе, нәкъ шулай. Соңгы утырышта да бу мәсьәлә каралды. Каникул вакытында мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк һәм анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча чаралар үткәреләчәк.

24 декабрьдә 16 бала республика чыршысына барачак, аларның имин сәфәрен тәэмин итәргә кирәк.

Без шулай ук мәктәп автобусларының эшен – рейс алды карауларын, маршрутларны үтәүне, балаларны укытучылар белән мәҗбүри озатып йөрүне һ. б. даими контрольдә тотабыз

-Әңгәмә өчен рәхмәт!

Азат Мусин әңгәмә корды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев