Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ринат Фәсахов: «Юлларның чиста булуы - иминлек нигезе»

Юл хәрәкәте иминлеге буенча утырыштан соң без район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белән кышкы вакытта юлларны чистарту һәм карап тоту мәсьәләләре турында сөйләштек.

-Ринат Рифгатович, бәхеткә, кышның беренче атналары 2023 елдагы кебек карлы булмады. Безнең хезмәтләр юлларны һәм урамнарны оператив чистартуга ни дәрәҗәдә әзер?

- Гомумән алганда, барлык хезмәтләр дә әзер һәм үз эшләрен яхшы башкаралар. Кар күп яуган очракта, алар тәүлек буе эшләргә әзер.

Район үзәгендәге юлларны һәм урамнарны чиста тоту өчен «Яңа Чишмә ТКХ» МУП җаваплы. Аларда барлык кирәкле техника бар һәм, минем уйлавымча, урамнарны һәм юлларны карап тоту белән проблемалар булмаячак. Кар көртләрен билгеле бер урынга чыгаруны да оештырачакбыз.

- Ә торак пунктларда урамнар ничек чистартыла?

-Барлык җирлекләрдә дә үзара салым акчаларының бер өлеше нәкъ менә кышкы вакытта юлларны чистартуга һәм карап тотуга юнәлдерелә. Тракторлары булган эшмәкәрләр белән килешүләр төзелә, шулай ук республика грантларына сатып алынган техника да кулланыла. Алар 8 җирлектә бар. 

-Ринат Рифгатович, безнең район территориясе аша Казан-Оренбург федераль трассасы, шулай ук төбәк юллары да уза. Аларга кем хезмәт күрсәтә?

- Бу юлларның чиста булуын һәм карап тотуны «Алексеевскдорстрой» ААҖ тәэмин итә. 60 км-лы федераль юлны һәм 200 км-дан артык төбәк юлларына хезмәт күрсәтү өчен аларда 30 берәмлектән артык куәтле техника бар. Моннан тыш 12 мең тонна КТК (комлы-тозлы катнашма) һәм 1000 тонна тоз да бар.

Бу көннәрдә алар 2 сменага эшлиләр. Кирәк булганда, тәүлек буе да эшли алалар. Гадәттән тыш хәлләр очрагында юлларда кешеләрне җылыту һәм тукландыру пунктлары каралган.

- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышларында балаларның юлда имгәнүләрен кисәтүгә зур игътибар бирелә.

-Әйе, нәкъ шулай. Менә соңгы утырышта да бу мәсьәләне карадык. Каникул вакытында мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк һәм анда юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча чаралар үткәреләчәк.

25 декабрьдә 80гә якын бала республика чыршысына барачак, аларның имин сәфәр итүләрен тәэмин итәргә кирәк.

Без шулай ук мәктәп автобусларының эшен дә даими контрольдә тотабыз - рейс алды караулары, маршрутларны үтәү, балаларны укытучылар тарафыннан мәҗбүри озатып йөрүне оештыру һ. б.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәне Азат Мусин үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев