Ришвәт бирү омтылышы барып чыкмады
Район яңалыклары

Ришвәт бирү омтылышы барып чыкмады

Узган атнада эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 45 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Ришвәт

Яңа Чишмә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бер автомобильне туктата һәм машина йөртүче Ф., хезмәткәргә акча тәкъдим итеп, җаваплылыктан качарга тырыша. Ләкин омтылыш барып чыкмый.

Гр. Ф.га карата җинаять эше кузгатылган.

Урлау

Билгесез кеше Архангел Бистәсенең сәнәгать бинасына үтеп керә һәм товар урлап, шактый матди зыян китерә.


Нет комментариев