Реклама
Район яңалыклары
РҮХ дә капиталь ремонт үз тәртибендә бара, тик проблема да бар
6 августта подрядчы “Нефтехимстрой“ алып барган әлеге объектта булып, без моңа үзебез дә инандык.
Төзелеш оешмасы поликлиниканың беренче катына (анда балалар консультациясе дә урнашкан) һәм административ кабинетлар белән икенче катка капиталь ремонт ясый. Эш бәясе 25,8 млн. сум тәшкил итә. Вентиляция торбалары, асылма түшәм каркасы монтажланган булуы, кайбер урыннарында түшәм плитәләре дә урнаштырылганлыгы күзгә ташлана.
Икенче катта “Барс“ СК субподрядчы оешманың ике эшчесе алюминий каркаста ишекләр урнаштырганнар, беренче каттагы кабинетларга мондый ишекләр куелган инде. Эшчеләр әйтүенчә, коридорларда идәннәр полировкаланачак, ә кабинетларда яңа линолеум яки плитә булачак.
Беренче катта төзүчеләр стена плитәләре белән мәшгуль булганнар. Аның зур өлеше инде урнаштырылган. Плитәләрнең төсләре шахмат тәртибендә матур итеп аралаштырылган: сары, куе салат төсендә, зәңгәр, кызыл, алсу төстә. Өч туалет бүлмәсе нәкъ менә шундый тоннарда ябыштырылган: аерым балалар, зурлар өчен һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен туалет бүлмәсе.
Поликлиниканың запас чыгу юлындагы ишегалдында без металл конструкцияне монтажлаучы металлны эретеп ябыштыручы ике эшчене күрдек. Безнең янга машинада “Нефтехимстрой“ участогы мастеры Рөстәм Шәрифуллин да килеп туктады:
- Бүгенгесе көнгә башкарылган эшләр күләме 60 % тәшкил итә, - диде ул. - Бүлмәнең яртысына линолеум җәелгән. Процедура һәм стоматология кабинетларында без плитә җәйдек. Стеналар аерым - кипкәч капшап карауга күңелгә ятышлы һәм су белән җиңел юыла торган буяу белән буялачак. Беренче каттагы күп бүлмә буялган инде. Хәзер ишекләр урнаштырабыз, алар тонык пыяла белән булачак. Инде барлык санфаянс сатып алынган. Подвалда эшлисе эшләр байтак әле: һава суыру вентиляциясе, бүлү щитлары , электр эшләре һ.б. Объектта бер бригада эшли. Җирле белгечләрне дә җәлеп итәбез. Менә, мисал өчен, бу егет, - мастер эретеп ябыштыручыларның берсенә күрсәтеп, - студент, әлеге һөнәргә аграр колледжның Яңа Чишмә филиалында өйрәнә. Һәр иртәдә без РҮХ баш табибы Рафис Вафин белән объектны карап чыгабыз, ул төзелеш буенча үзенең кисәтүләрен ясый, рекомендацияләр бирә. Безнең алга икенче катны, ягъни 1 сентябрьгә административ блокны тапшыру бурычы куелган. Тырышачакбыз инде.
Боларның барысына да карамастан, соңгы вакытларда эш сүлпән барганга төзүчеләр байтак шелтә ала.
- Гомумән, төзелеш технология буенча тиз булырга тиеш түгел, - диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Валентина Извекова. - Эшләрнең төрле төрләре арасында билгеле бер вакыт аралыгы сакланырга тиеш. Мисал өчен, штукатурлау һәм буяу эшләре арасында “пауза“ булырга тиеш. Ашык-пошык эшләгәннәрне ахырдан төзәтмәс өчен вакыйгаларны ашыктырмаска кирәк. Әкрен барсаң, ераккарак китәрсең, диләр бит.
Заказчик вәкиле төзелештәге тоткарлыкның төп сәбәбен башкада күрә. - Эшчеләре җитми аларның, - диде АХЧ буенча баш табиб урынбасары Рафис Закиров (ул объектка курьерлык итә). – Ә болай, нәтиҗәдә, анда барысы да төгәлләнә диярлек, 57 %ка эш эшләнгән. Тегендә аз гына, монда берникадәр генә калган... шулай бөтенесе җыела инде. Электромонтаж кебек мөһим эш фронты ахырынача төгәлләнмәгән. Разводка ясалган, тик тоташтырылмаган, чөнки аларның белгеч - электрик юк. Вентиляция ясалган, плитка эше дә беткән диярлек, кайбер җирләрдә генә, мисал өчен, флюорография кабинетында гына калган. Бизәкләү эшләре төгәлләнгәч, асылмалы түшәмне дә ясап бетерәчәкләр. Бизәкләү эшләрен алар билгеләнгән срокка өлгертәчәкләр. Алар әйтүе буенча, материаллар белән бар да тәртиптә. Кабатлап әйтәм, эш начаррак оештырылган, ә анык кына – эшчеләр аз.
Аның сүзләрен телефоннан район башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ренат Габетдинов та раслады.
- Объектта эшләр график буенча алып барыла, ә менә объектта эш темпларын арттыру кирәк, чөнки эшче көчләр җитешмәү төзелеш эшендә бик нык сизелә.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев