«Сәйяр» республика фестиваленә йомгак ясалган
3 декабрьдә Казанның «Әкият» балалар үзәгендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булган.
Чарада республиканың 35 районыннан балалар - фестивальнең зона этабында җиңүчеләр катнашкан.
Зирекле лицееның мәктәп театры коллективы лауреат дипломына лаек булган. Аларга диплом һәм 5 000 сумлык сертификат тапшырылган.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев