Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сайлауларга әзерлек бара

Яңа Чишмә районы сайлаучылары 15-17 мартта узачак РФ Президенты сайлауларында 27 сайлау участогында тавыш бирәчәк.

- Бу көннәрдә сайлаучыларга булачак сайлаулар турында мәгълүматлар бирү бара, - диде безнең белән әңгәмәдә ТСК (территориаль сайлау комиссиясе) рәисе Нина Иванова. - Районда өйләр буенча йөреп чыгуга 82 кеше җәлеп ителгән. Алар фатирлар һәм йортлар буенча йөреп, булачак сайлаулар турында халыкка хәбәр итә, аларның пропискаларын һәм кайда тавыш бирәчәкләрен (өйдә яки участокта) тәгаенлиләр.

ТСКда сайлау көннәрендә участоктан тыш тавыш бирү турында (сайлаучылар башка җирдә булу сәбәпле) гаризалар кабул ителә - әлегә 8 гариза кабул ителгән.
Барлык авыл җирлекләрендә дә УСК (участок сайлау комиссияләре) эше өчен биналар билгеләнгән. Анда телефоннар һәм металл рамкалар бар, биналар полиция, прокуратура һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан террорчылыкка каршы сакланыш буенча тикшерелгән.

УСК 2024 елның 7 мартында эшкә керешәчәк.

29 февральгә Яңа Чишмә районында 10352 сайлаучы исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев