Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Салым түләү срогы тәмамлана

2023 елда физик затлар өчен исәпләнгән салымнарның (җир, транспорт, милек) гомуми суммасы 31 млн сумнан артык тәшкил итә.

Алар исәбендә җир салымы - 8,7 млн сум, милеккә салым - 5,9 млн сум, транспорт салымы - 15,7 млн сум.

19 ноябрьгә җир салымы 6,6 млн сум (76%) түләнгән. Буревестник, Екатерина, Красный Октябрь, Яңа Чишмә, Акбүре авыл җирлекләрендә уртача район күрсәткечләреннән түбәнрәк.

Милеккә салым 3,6 млн сум (61%) күләмендә түләнгән. Яңа Чишмә, Ленино, Буревестник авыл җирлекләрендә түләүләр акрын бара.

Транспорт салымы 11 млн сум күләмнендә (66%) түләнгән. Яңа Чишмә, Шахмай, Чабаксар авыл җирлекләрендә уртача район күрсәткечләреннән түбәнрәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җир салымы һәм милек салымы барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен авыл җирлекләре бюджетына китә, шуңа күрә аларны вакытында түләүне аерым контрольдә тотарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, салымнарны 2024 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев